World News

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңарту программасы эшли башлаячак

Татарстан Хөкүмәте республикада торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңарту буенча яңа программаны гамәлгә ашыра башлау турында карар кабул итте, аңа 10 миллиард сум акча бүленәчәк. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XIX съездында шулай дип белдерде. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Торак-коммуналь өлкәдәге проблемалар иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала. Тармак объектлары, инженерлык челтәрләренең торышы аларны яңарту буенча масштаблы чаралар күрүне таләп итә. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен без ил Хөкүмәте белән бергә Россия Дәүләт Советы комиссиясе эше кысаларында «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча максатчан эш алып барабыз. Эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм су әзерләү объектларын төзү һәм реконструкцияләү хисабына коммуналь инфраструктураны яңарту һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга аерым игътибар бирелә», - диде ТР Рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аның сүзләренчә, Россиядә коммуналь инфраструктураны яңарту өчен 4,5 триллион сумга якын акча кирәк. Комплекслы программаны инфраструктура менюсы механизмнары хисабына, шулай ук коммуналь инфраструктураны яңарту буенча федераль программа кысаларында гамәлгә ашыру ниятләнә.

«Без «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан 3,2 миллиард сум күләмендә финанслар алырга ниятлибез. Федераль программага өстәмә буларак, коммуналь инфраструктураны яңарту буенча республика программасын гамәлгә ашыра башлыйбыз. Күздә тотылган финанслау күләме – 10 миллиард сум. Әлеге максатчан чаралар муниципаль берәмлекләрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге кискен проблемаларын этаплап хәл итәргә мөмкинлек бирер дип саныйбыз», - дип өстәде республика лидеры.

Съезд эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Читайте на 123ru.net