World News

Татарстанга җепшек көннәр килә

Һава температурасы 20 градуска кадәр җитеп салкынайтканнан соң, алда торган көннәрдә Татарстанда кабат җылыта.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. 21-24 декабрьдә республикада урыны белән юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Томан төшү һәм юлларда бозлавык саклану ихтималы бар.

 

Инде иртәгә үк Татарстанда көндезге һава температурасы 4 градуска кадәр җылыта. Җылы көннәрнең күпмегә сузылачагын синоптиклар да фаразларга алынмый.

 

Интертат.ру 

Читайте на сайте