World News

Татарстанда 34 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1-3 гыйнварда һава температурасы сизелерлек түбән төшәчәк.

Һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә – 18-23, аязган вакытта 30 градус салкын булачак. 1-2 гыйнварда республиканың көнчыгыш чигендәге районнарда 32-34 градуска кадәр суыта. Бу көннәрдә максималь һава температурасы – 16-22, 1 һәм 2 гыйнварда көнчыгыш районнарда 25 градус салкын булачак.

1 гыйнварга каршы төндә һәм иртән томан төшү ихтималы да бар. Күз күреме 500 метрга кадәр кими.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52653

Фото: http://s020.radikal.ru/i704/1312/20/0bfd60723aa9.jpg

Читайте на сайте