World News

Түбән Тегермәнлегем

Түбән Тегермәнлек-туган авылым, 

Синдә үтте минем балачак.

Тәүге аяк баскан сукмакларым,

Мәңге исләремдә калачак.

Түбән Тегермәнлек-туган авылым,

Үтте синдә үсмер елларым.

Синең сукмакларың аша таптым,

Зур тормышның озын юлларын.

Түбән Тегермәнлек-туган авылым,

Ширбәт синең чишмә суларың.

Җанга якын урман,болыннарың,

Җыбанаең,инеш буйларың.

Түбән Тегермәнлек-туган авылым

Исемдә син кайда йөрсәм дә.

Җаннарыма тынычлыклар табам,

Бик тиз генә кайтып килсәм дә.

Фәнис Мөхәммәтҗанов,

Яр Чаллы.

Фото: http://gic3.mycdn.me/getImage?photoId=588997381742&photoType=9

Читайте на сайте