World News

Лениногорскида берәү йортын "шартлатырга" җыенган

1 гыйнварда, Лениногорскида яшәүче, аек булмаган 30 яшьлек ир-ат шалтыратып, Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы бер йортны шартлатырга җыенуы турында хәбәр итә.


   Аны тиз арада тоткарлыйлар, хәбәрнең ялган булуын ачыклыйлар, ә шалтыратучы бик нык исерек була, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты.
  Исегездә тотыгыз, мондый "шаяртулар" өчен  матди һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Читайте на сайте