World News

Татарстан башкаласы янә туризм өлкәсендә лидерлар рәтендә

Казан Яңа ел каникулларында сәяхәтчеләр арасында иң популяр шәһәрләр өчлегенә керде.

Travel.ru сайты мәгълүматларына караганда, бәйрәм көннәрендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр 10 шәһәре арасында, Казаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Псков, Бөек Новгород, Калининград, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Сочи бар.


Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар Казанга уртача алганда дүрт көнгә килә һәм кунакханәләрдә яшәү өчен тәүлегенә 3 мең сумга якын акча түли. Чагыштыру өчен: Санкт-Петербургта кунакханәдә бер төн куну – 3,6 мең, ә Мәскәүдә 3,7 меңгә төшә.

Яңа ел каникулларында сәяхәт итү өчен иң популяр чит ил шәһәрләре арасында  Прага, Таллин, Рига, Берлин, Хельсинки, Рим, Вильнюс, Вена, Варшава һәм Минск әйдәп бара.

 

Интертат.ру

Читайте на сайте