World News

Лениногорскида юл һәлакәте булган

Бүген 17 сәгать 15 минутта шәһәрнең Бугульминская урамында ике машина бәрелешкән.


Хәзерге вакытта авариянең сәбәбе һәм зыян күрүчеләр ачыклана, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Һәлакәт булган урынга ярдәмгә 7 кеше һәм 4 берәмлек техника килгән.

Юлларда барлык кагыйдәләрне дә үтәп, сак йөрегез. Ул -бу була калса, 112 бердәм чакыру телефонына шалтыратырга була.

Читайте на сайте