World News

Чаллыдагы бер гараж кооперативында шартлау булган

Кичә 16 сәгать 40 минутта Чаллының 54 нче комплексы артындагы "Литейщик" гараж кооперативында шартлау булган, газ баллоны шартлаган.


Өч гаражның түбәсе җимерелгән, андагы әйберләр һәм ике машина янган. Дүртенче гаражның стенасы җимерелгән, бишенчесен су баскан.
Шартлауның беренчел сәбәбе - "Дэу Нексия" автомобилендәге газ җиһазының төзек булмавы. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Чыганак:http://www.chelny-izvest.ru/facts/41848.html

Читайте на сайте