World News

Иске Куактагы янгында биш баласы һәм хатыны үлгән ир-атны операциягә әзерлиләр

9 гыйнвар төнендә Иске Куакта булган янгында исән калган ир-атны операциягә әзерлиләр.
Аның тәненең 70-75 %ы пешкән. Бу хакта ТАСС агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. "Ир-атның хәле бик авыр һәм тотрыксыз. Ул реанимация бүлегендә ята. Хәзер аны операциягә әзерлиләр. Ир-атның башы һәм кул-аяклары нык зыян күргән", – диелә.
 
Исегезгә төшерәбез, янгында биш баласы белән әниләре янып үлде. Иң кечкенә балага алты ай гына булган.
 

Читайте на сайте