World News

Татарстанда тагын коточкыч авария:кеше гомере өзелгән [+ФОТОЛАР]

Юл-транспорт һәлакәте кичә,10 гыйнварда 15:30 сәгатьтә,  Казан – Шәмәрдән юлының 49 нчы чакрымында – Питрәч районы биләмәсендә булган.

Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек йөртүче идарәсендәге "ВАЗ-2115" машинасы куркынычсыз тизлекне сакламый, каршы як полосага чыга һәм "Рено Флюэнс" автомобиле белән бәрелешә.

"Челнинские известия" мәгълүматларына караганда, һәлакәт аркасында ватан машинасындагы 19 яшьлек пассажир хатын-кызның гомере өзелгән. "ВАЗ"ның йөртүчесе һәм пассажирлар – 20 һәм 23 яшьлек апа белән сеңел, "Рено"дагы 3 яшьлек малай белән 32 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

Юлларда сак булсак иде!..

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте