World News

“Күңелле стартлар”да икенче урын

Иске Чаллы мәктәбенең бишенче-алтынчы сыйныф укучыларыннан төзелгән командасы каникуллар вакытында Түбән Кама шәһәрендә уздырылган “Күңелле стартлар” зона ярышларында икенче урын алып кайткан.

Ярышларда тагын сигез район командасы катнашкан. Җиңүгә омтылышлары көчле булган балаларның: физкультура укытучысы Фәрит Галләмов җитәкчелегендә ике ай буе әзерләнгәннәр алар “Күңелле стартлар”га, хәтта ял, бәйрәмнәрдә дә тренировкалар үткәргәннәр.

Читайте на сайте