World News

Әлмәттә су краннарын урлаганнар

Әлмәтнең бер торак милекчеләре ширкәте директоры полициягә бәйрәм көннәрендә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

7-9 гыйнвар арасында Бигәш урамындагы бер күпкатлы йорт подвалыннан билгесез кешеләр 137 су краны урлаганнар. Шуның белән оешмага 46 мең сумнан артык зыян килгән.

Вакыйга урыныннан аяк киеме һәм перчатка эзләрен алган полиция хезмәткәрләре каракның эзенә төштеләр. Ул караклык өчен өч тапкыр хөкем ителгән 30 яшьлек әлмәтле булып чыкты. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Читайте на сайте