World News

Шәхси саунада төнлә янгын чыккан

Җиде катлы йортның цоколь катында урнашкан шәхси саунада төнлә янгын чыккан.

30 квадрат метрны биләгән янгында 61 яшьлек ирнең бите пешкән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Бу хәл бүген төнлә Казанда була. Фаразларга караганда, янгын электр җиһазларын дөрес монтажламау аркасында чыккан. Тикшерү бара.

Читайте на сайте