World News

Гөлфинә Шакирова берүзенә илледән артык яшь бозаулар тәрбияли

Узган ел файдалануга бирелгән Яңавыл терлекчелек комплексының киләчәге өметле булырына инде берәү  дә шикләнмидер, мөгаен. Аеруча биредә эшләүчеләр. 
Производствоның иң җаваплы участокларының берсендә хезмәт куючы Гөлфинә Шакирова моны яхшы аңлый. Шуңадыр, тырышлыгы белән бүген күпләргә үрнәк булып тора ул. Аның турында җитәкчеләрдән һәм белгечләрдән бары тик җылы мактау сүзләре генә ишетергә мөмкин. Чыннан да, үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп үти торганнардан ул. Берүзенә илледән артык яшь бозаулар тәрбияли. Хезмәт күрсәткечләре аны хуҗалыкның лидерлары сафында тота. Тәрбия кылган маллары сау- саләмәт булып үсәләр,үлем –китемнәр дә юк. Кыска гына вакыт эчендә, ул коллективта үз эшенең чын остасы буларак танылырга өлгергән.
 

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Читайте на сайте