World News

Әлмәтле ханым шок хәлендә кеше үтерә язган

Әлмәт полицейскийлары кеше гомеренә куз сузарга җыенган 42 яшьлек әлмәтлене тоткарладылар.

Полиция бүлегенә хәбәр медиклардан килеп ирешә. Аларга медицина ярдәме сорап 44 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә. Тукай проспектындагы җинаять кылынган фатирга килгәч, андагы хуҗабикә полицейскийларга шок хәлендә кеше үтерә язганын сөйләп бирә. Кунакка килгән хатын белән ике арада килеп чыккан низаг барышында хуҗабикә үзе дә сизмәстән кухня пычагы белән аңа ташлана һәм берничә тапкыр кадый. Хәзер берсе хастаханәдә, икенчесен җинаять җаваплылыгы көтә.

Читайте на сайте