World News

Әлмәттә үсмернең нидән үлгәнлеген белделәр

Әлмәтнең Тельман урамындагы күпкатлы йортларның берсендә подъездда 15 яшьлек үсмер малай үлгән иде.

Бу хәл узган елның декабрь урталарында булды.

Тикшерү версиясе буенча 15 яшьлек малай мәктәптә үк үзен начар хис иткән. Уку йортына якын бер йорт  подъездына кереп, сигезенче катка күтәрелгән һәм шуннан иптәшләренә шалтыраткан. Тегеләре тиз арада килеп җиткәннәр. Малай идәндә утыра торган булган. Иптәшләренең сорауларына җдавап бирмәгән. Урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы малайның үлүен теркәгән.

Ниһаять, бер ай узгач малайның үлеменә китергән сәбәп билгеле булды. Ул йөрәк белән бәйле проблема. 

Читайте на сайте