World News

Коткаручылар елгадан кешеләре белән 20 ел элек югалган автомобильне тапкан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре су астына төшү буенча күнегүләр уздырган вакытта Енисей елгасында 20 ел элек юкка чыккан автомобильне тапкан.

Бу хәл Красноярск якларында булган. Машинада ир-ат һәм хатын-кызның үле гәүдәсе дә табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Ләмгә күмелгән машина һәм аның эчендә ике кеше мәете табылды, – дигән төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Владимир Юрченко. – Беренчел фаразлар буенча, алар 1995 елның ноябрендә хәбәрсез югалган 1957 елгы ир-ат белән 1965 елгы хатын-кыз булырга мөмкин. Алар шәһәрнең Киров районыннан чыгып китә һәм юкка чыга".


Әлеге очрак буенча 1996 елда җинаять эше дә кузгатылган була.

 

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте