World News

Патшаларча бутерброд

Батон, 1 банка кызыл уылдык, ветчина, 2-3 помидор, майонез, яшел тәмләткечләр.

Батонны телемләп турарга һәм суга манып алып, ике ягын да алтынсу төскә кергәнче атланмайда кыздырырга.

Ветчинаны эре угычтан үткәрергә, помидорны юка түгәрәкләп турарга.

Суынган батон телеменә майонез ягарга. Һәркайсына икешәр помидор түгәрәге, 1 әр аш кашыгы ветчина һәм 1 әр чәй кашыгы кызыл уылдык ягарга.

Бутербродны яшел тәмләткечләр белән бизәргә.

Читайте на сайте