Җиңү көнендә Татарстанда +16 градуска кадәр җылылык көтелә

Бүген, 9 майда, төньяк-көнбатыштан килгән салкын һава агымы Татарстанда 30 градуслы эсседән соң температура фонының сизелерлек түбәнәюенә китерә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшем фаразланмый.

Көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәячәк (Казанда – 17 метрга кадәр).

Салкынча төннән соң көндез Татарстан буенча һава +11...+16 градуска кадәр генә җылыначак (ТР башкаласында – +13...+15 градуска кадәр).

Читайте на сайте