World News

Лениногорскиның бер мәктәбе ашханәсендә шикле ит тапканнар

   Бу турыда республика буенча Россельхознадзор  идарәсе сайтында хәбәр ителә.


   3 нче мәктәптә планлы тикшерү вакытында ветеринар -санитар таләпләр үтәлмәве ачыклана:тиешле ветеринар документлары булмаган ит продукциясе (43 кг сыер ите, 46 кг тавык ите) алына. Мәктәпне кайнар аш белән «АльТрейд» җәмгыяте тәэмин итә, ә әлеге җитешсезлекләр төрле чир китереп чыгарырга мөмкин, диелә сайтта.
 Әлеге факт буенча административ беркетмә төзелгән.

Чыганак:http://shn.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/544540.htm

Читайте на сайте