Әлмәт мәктәпләре карантинга ябылмый
Татарстанда көчле ОРВИ һәм грипп вирусы йөри. Әлмәттә әлегә бар да гадәти режимда, ди табиблар.
Бүгеннән Чаллыда һәм Казанда кайбер мәктәпләрдә карантин игълан ителгән. Узган атнада Чаллыда 3000 кеше ОРВИ йоктырган.
Гыйнварның беренче өч атнасында 1084 әлмәтле сезонлы ОРВИ йоктырган. Аларның 910 сы балалар. Бу узган ел белән чагыштырганда әллә ни артык сан түгел, димәк бар да әлегә тәртиптә. Халыкны коткыга салырлык куркыныч эпидемия юк.
Белгечләр исә гриппның калкуы февраль башына туры киләчәк ди. Чөнки ай башында һава температурасы тагын төшәчәк. 1–2 февральдә + 3 градуска кадәр җылыта. Ә бу исә вирус таралу өчен иң кулай температура.