World News

Ике җитлекмичә туган бала гәүдәсен суыткычтан тапканнар

40 яшьлек бер ханым вакытыннан алда бәбәйләгән һәм җитлекмичә туган сабыйларның үле гәүдәләрен суыткычка тыгып куйган.

Әлеге куркыныч табылдыкка 24 гыйнварда фатирдагы мәҗлес вакытында күршесе тап булган һәм шунда ук полициягә хәбәр иткән.

Баксаң, ханым соңрак күмәрмен дип уйлап аларны суыткычның катыру бүлегенә тыгып куйган икән. Хуҗа ханым балаларның ике көн элек туганлыгын әйтеп биргән. Фаразларга караганда, ул ике көн дәвамында айнымыйча «кайгысын юган». Гаиләдә ике ул һәм бер кыз үсә. Әти-әни эчү белән мавыга. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Әлегә йөклелекнең 18 атна булуы гына билгеле. Бу хәл Санкт-Петербургта була. (lifenews78.ru).

Читайте на сайте