Уянып китсә, янында мәет ята
47 яшьлек ир 38 яшьлек өйдәш хатыны белән бергә эчеп утыралар.
Алар арасында низаг чыга. Ир хатынны чәченнән эләктереп ала да, берничә тапкыр башы белән идәнгә бәрә. Үзе йоклап китә. Уянганнан соң янында мәет ятуын күреп ала. Лениногорск эчке эшләр бүлегендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.