World News

Әлмәттә батырлык атнасы узган [+ФОТОЛАР]

Кемнең нинди эшкә тәвәкллеген хәзер инде Әлмәт полиция бүлегендә дә беләләр.

Әлмәт тәртип сакчылары Бөтенроссия күләмендә узган “Батырлык атнасы”нда катнашуны максат итеп 18 нче мәктәп укучыларын полиция музеена чакырган. Әлмәт полиция ветераннары Советы рәисе Рәшит Ярмиев егет-кызларны узган гасырның 20 елларында үсеш алган ведомство тарихы белән таныштырды. Биредә үк җинаятьчеләрдән тартып алынган коралларны, 40 нчы еллардагы милиция формасын күрсәтте. 
Шул ук көннәрдә полиция бүлекләре җитәкчеләре уку йортларында батырлык дәресләре уздырды, шулай ук футбол ярышлары буенча иптәшләр очрашуы да узды.

Читайте на сайте