World News

Малай биш метр тирәнлектәге коега төшеп киткән

Бу хәл Түбән Кама шәһәрендә була. Җиде яшьлек малай әти-әнисе белән урамнан барганда, алгарак йөгереп китә дә урам уртасында ачык калган люкка төшеп китә.

Коеның тирәнлеге 5 метр була. Тиз генә МЧСка шалтыраталар, алар,  якында гына була, тиз килеп җитәләр.Бәхеткә коеда су  булмый. Малайны махсус баскыч куеп тартып чыгаралар.

Бала җәрәхәтләнмәгән булырга тиеш, чөнки әти-әнисе хастаханәгә барудан баш тарта.

Чыганак:http://sntat.ru/proisshestviya/37299-v-nizhnekamske-spasateli-spasli-rebenka-provalivshegosya-v-lyuk

Читайте на сайте