World News

Каракларга көн беткән

20 дән 32 яшькә кадәрге биш карак коммерция тибында эшләүче 13 офистан әйберләр урлауда гаепләнә.

 Алар китергән зыян өч миллион сумлап санала. 26 яшьлек ир-атны – Осиново бистәсендә яшәүчене җинаять урынында тоталар. Шофер вазифаларын башкаручы әлеге ир-ат шартлы урында дүрт кәсептәшен көтеп тора торган була. Караклар төркеме башында элект тә бу шөгыле өчен хөкем ителгән 32 яшьлек казанлы икәнлеге ачыклана. Кыскасы, аларның барысы да кулга алына. Яшел Үзәндә яшәүче икесе үзләре  гаепләрен танып килә.

Читайте на сайте