World News

Лениногорскида яшәүче Таһир бабайга йөз яшь тулды

   Шәһәребезнең Тукай урамында яшәүче  Таһир  Хәбибулла улы Хәбибуллинга йөз яшь тулды. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга шәһәр башлыгы  урынбасары  Гөлфирә Рафикова,  9 нчы ТОС рәисе урынбасары Гөлнара Зәйдуллина һәм  “Благоустройство”ның  ветераннар советы рәисе Вера Вуколова килгән иде.
 
Юбилярга Россия  һәм Татарстан Презиндентларыннан килгән  Рәхмәт хатлары, бүләккә юрган-мендәрләр тапшырылды, изге теләкләр юлланды.
Таһир абый бик позитив кеше, кунакларны елмаеп каршы алды:
- Аллаһы Тәгалә сезгә  гомернең минекеннән дә  озынын насыйп итсен. Минем хәлләр әйбәт, шөкер итем яшим, - дип сөйләп алды. 
 
  Ул тумышы белән Әлки районыннан, безнең шәһәргә 1953 елда күченеп килгән, озак еллар “Төзекләндерү” җәмгыятендә эшләгән.

Читайте на сайте