World News

Җүвәйрә Заһриева хуҗалык савымчылары арасында һәр елны әйдәүчеләр рәтендә бара

Җүвәйрә Заһриеваның фермага эшкә килүенә быел 35 ел була. Зур Мәшләк фермасында  ул әнисе Разия апа янәшәсендә беренче  чыныгуын ала һәм терлекче хезмәтенең барлык нечкәлекләренә  биредә төшенә. 
Биш ел яшь бозаулар тәрбияләп, калган хезмәт елларын савымчы буларак ваклый ул. Быел инде унынчы тапкыр таналар төркеме тупларга алынган.Мондый тәвәккәллек булганнарга, осталарга гына хас. Аның хуҗалык савымчылары арасында һәр елны әйдәүчеләр рәтендә булуы да мактауга лаек. Чөнки терлекләрнең телен белә, аларны күңелен биреп тәрбияли ул.
 
                Идрис Аметов.

Читайте на сайте