World News

Чаллыда банк талаганнар

Узган атна азагында Чаллыдагы бер банкка кораллы һөҗүм оештырылган.
Бу хакта эчке эшләр бүлегендәге үз чыганакларына таянып, KazanFirst хәбәр итә. 12 мартта ике билгесез кеше АйМаниБанк бүлегенә кереп, хезмәткәрне пистолет белән куркытып, кассадан 2 миллион сум чамасы акча урлап чыгып китә.
 
Җинаять эше кузгатылган. Шикле кешеләр әлегә тоткарланмаса да, шәхесләре ачыкланган, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте