World News

Татарстан юлларында егерме көндә 11 кешенең гомере өзелгән

Мартның 20 көне эчендә республика юлларында 182 транспорт һәлакате теркәлгән.
 
Мартта булган юл-транспорт һәлакәте аркасында 11 кешенең гомере өзелгән, 208 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
 
Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар да аз түгел. 18-20 март көннәрендә, мәсәлән, Татарстанда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 97 кеше тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның – 262, балаларны махсус креслога утыртмауның – 287, иминлек каешы эләктермәүнең – 1238 очрагы теркәлгән.

Читайте на сайте