World News

Урмышлы мәктәбе укучысы Зифа Кадыровага шигырь язган

Зифа апа

Китаплары белән җәлеп итте

Башкортстан гүзәле.

Үрләргә алып менде

Яраткан әсәрләре.

 

Китапларын еламыйча

Укуы мөмкин түгел.

Һәрбер битнең юлларында

Хисләргә тула күңел.

 

Сөмбел белән Булаты

Йөрәккә үтеп керде.

Алар кылган ялгышлык

Күпләргә сабак бирде.

 

Әлфия белән Таһирга

Күз генә тидермәгез.

Бер-берсен сөйгәннәрнең

Арасына кермәгез.

 

 

Диләне ташлап киткәндә

Рамискә сүз әйтмәгез.

Кулда булган бәхет кошын

Читләргә җибәрмәгез.

 

Онытылмаслык китаплар

Балалар да укырлык.

Рәхмәт сезгә чиксез

Зифа апа сез тиңсез

Урмышлы мәктәбе 9 сыйныф укучысы Зөлфәт Хисамов

Читайте на сайте