World News

Укытучыларга социаль челтәргә фото урнаштыру тыелачак

Россия депутатлары чиновниклардан укытучыларның социаль челтәрдәге фотоларына тоталь контроль урнаштыруны сорый. 

Алар фикеренчә, укучы укытучының шәхси тормышының бөтен нечкәлекләрен белеп торырга тиеш түгел. Ачыктан-ачык төшкән фотолар күрсәтү дә укытучыга килешми.

– Совет чорында мөгаллимнәр абруйлы иде. Әйе, бер-берсенә өйләнешү очраклары бар иде, әмма ул чорда алар арасында оятсызлык, бозыклык булмады һәм берсе дә интим тормышлары белән таныштырып бармый иде, – дигән депутат Виталий Милонов.

Читайте на сайте