Әлмәттә 1 Май бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген әлмәтлеләр Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Көн яңгырлы булуга да карамастан, бу уңайдан оештырылган митингка халык күп килгән иде. Шулай ук балалар өчен уеннар да, сәүдә рәтләре дә эшләде. Май эстафетасы да башка көнгә күчерелмәде – укучылар да, студентлар да, предприятие хезмәткәрләре дә йөгерде. Эстафета барган арада концерт та тынып тормады. Талантлар күп икән шәһәребездә. Гөлдания Хәйруллина да әлмәтлеләрне матур җырлары белән тәбрик итте. Кызганыч, концерт караучылар гына аз булды.