World News

Коточкыч хәл! Мунчада 9 кеше янып үлгән

Фаҗига 9 май төнендә була. Үлүчеләрнең 5се балалар булган.

Әлеге хәл Свердлов өлкәсенең Сугой Лог шәһәрендә була. Йорт янындагы мунчада чыккан янгында тугыз кеше һәлак була. Шуларның 5се - балалар. Янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин, дип фаразлана. Бер ир исән калган. Ул ут эченнән тәрәзә аша чыгырга өлгерә.

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте