World News

БДИ эшләре вариантлары басылып чыкты

Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль служба 14 фән буенча 2016 елгы БДИның контроль материаллары вариантларын бастырып чыгарды. 

Әлеге вариантлар вакытыннан алда имтихан тапшырганда кулланылган иде. Шулай итеп, БДИ тапшыруның төп чорында чыгарылыш сыйныф укучыларының әлеге вариантлар белән танышу мөмкинлеге барлыкка килде, ә бу дәүләт имтиханнарына яхшырак әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, БДИ быел 27 майда башлана.

Читайте на сайте