World News

«Грейпфрут» салаты

Кирәк:

* бер кыяр;
* бер грейпфрут;
* 0,5 кг креветка;
* салат яфраклары.

Соус:

* бер чәй кашыгы соя соусы;
* бер чәй кашыгы бал;
* бер чәй кашыгы майонез;
* бер чәй кашыгы көнбагыш мае.
 

Эш барышы:


Креветканы пешереп суытабыз һәм кабыгын әрчибез. Грейпфрутны чистартабыз, элпәләреннән арындырабыз. Кыярны ярымбоҗралап турыйбыз, салат яфракларын исә кул белән ерткалыйбыз. Барлык ингредиентларны бергә болгатабыз һәм өстенә соус агызабыз.

Читайте на сайте