Хезмәт кенәгәләре электрон формада булачак
Тиздән хезмәт кенәгәләре бары тик электрон форматта гына калырга мөмкин.
Хезмәт министрлыгы менә шундый идея белән чыккан. Бу кәгазь буталчылыгын киметәчәк, эшне җайлаштырачак дигән фикердә. Инде хәзер үк кешенең эш урыны турында мәгълүмат пенсия фондына электрон формада барып ирешә.