World News

Татарстанга саранчаның кайчан һөҗүм итәчәге билгеле булды

Россия авыл хуҗалыгы үзәге (Россельхозцентр) саранчалар һөҗүм итү куркынычы Татарстанга кайчан янавын хәбәр итте.

Быел безнең басу-кырга саранчалар ябырылуы көтелми икән. Алай гына да түгел, алар 10 елдан да иртәрәк проблема тудырырга тиеш түгел, диелә үзәкнең хәбәрендә. Бөҗәкләр гадәттә өч кызу җәйдән соң куркыныч тудыра икән. Ә республикада кояшның чамадан тыш нык кыздырган активлыгы кимеде, дип аңлатыла. Саранча һөҗүме илнең көньяк төбәкләренә – Краснодар белән Ростов өлкәләренә генә куркыныч тудыра.

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте