Наушниклар кигән мәктәп баласы трамвай астында калып аякларын өздергән 21.05.2016 08:50 «Әлки хәбәрләре» Волгоградта 14 яшьлек кыз трамвай көпчәкләре астында һәлак булды. Күрүчеләр әйтүенчә, яшүсмер рельсларга трамвай менә-менә килеп җитәм дигәндә атлаган. Колагында наушниклар булганга аның кычкыртканын да ишетмәгән. Трамвай кызның ике аягын өздерә, берничә минуттан ул үлә. ДТПның сәбәпләре ачыклана. http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/15650-naushniklar