World News

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне котлаган һәм очрашуга чакырган (+видео)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге шәхси битләре аша Татарстан эшмәкәрләрен Россия эшмәкәрлеге көне белән котлаган һәм аларны 10 июньдә узачак "Ачыктан-ачык сөйләшү"гә чакырган.

 

Бәйрәм хөрмәтенә Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәнәгать тармагындагы мөмкинлекләрен күрсәтүче виддеоязма да урнаштырган. "Эшмәкәрлек көне белән котлыйм! 10 июньдә "Ачыктан-ачык сөйоәшү"дә көтеп калам!, – дип язган Президент.
 

Исегезгә төшерәбез, республика эшмәкәрләренең Президент белән очрашуы "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү "проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул проект 2014 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә.

 

http://intertat.ru

Фото: editor.news.mail.ru

Читайте на сайте