World News

Габдрахман көрәшчеләрен киендерделәр

Шуның белән иганәчеләр аларны сөендерделәр дә. Туган авылының исеме язылган сыйфатлы бердәй форма кайсы авылда бар соң әле?! 

Әлеге бүләкне кем бирде дисәгез – Татарстан республикасы президенты киңәшчесе, авылдашлары Шәфәгать Тәхаветдинов. Күренекле якташлары Габдрахман халкын әледән-әле сөендереп кенә тора шул. 
Бүген авыл мәдәният йорты базасында эшләп килүче спорт залында татар милли көрәше буенча 32 авыл егете шөгыльләнә. Аларның тренеры – күренекле көрәшче Руслан Нургалиев. 
– Атнасына өч тапкыр булган шөгыльләрне егетләр калдырмаска тырышып бик рәхәтләнеп йөриләр. Һәрдаим алып барылган эш нәтиҗәсе үзен озак көттерми инде ул – безнең егетләр турнирларда уңышлы чыгыш ясый, – ди ул.

Читайте на сайте