World News

Синоптиклар яшен, боз һәм кызу көн фаразлый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 28 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Көндез урын белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең көн дәвамында юнәлеше үзгәрергә мөмкин. Шулай итеп, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 19-24 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар.


Татарстанда һава температурасы төнлә – 13-18, көндез 32 градус җылы. Казанда төнлә – 16, көндез 30 градус җылы булачак.
 

29 майга каршы төндә күпчелек районнарда яңгыр ява. Һава температурасы 11 градус җылы булыр дип фаразланыла.

 

http://intertat.ru

Фотосы: wallpapersinside.com

Читайте на сайте