World News

Әлмәттә воркаут сезоны ачылды [+ФОТОЛАР]

Быел шәһәрдә воркаут белән шөгыльләнүчеләр бермә-бер арткан.

Ялларда тагын бер мавыктыргыч бәйге булды – воркаут сезоны ачылды. 
Беренче тапкыр узучы ачык воркаут ярышларына республиканың бик күп шәһәрләреннән урам фитнесы белән кызыксынучылар, воркаут ярышларында чемпион исемнәре яулаган батырлар җыелды. 


Чараның «Шәмсенур» паркында узуы да аңлашыла: узган ел биредә воркаут өчен махсус мәйданчык булдырылды. Әлмәт яшьләренә заманча турниклар, швед стеналары ясалды. Моннан тыш, «Яшьлек» паркында, үзәк парк мәйданында да урам фитнесы белән шөгыльләнүчеләр өчен алшартлар тудырылды. 


Ачык ярышларның ачылу тантанасына килгән район башлыгы Айрат Хәйруллин моның белән чикләнмичә воркаут мәйданчыклары тагын булачагына сүз бирде. Быел мәсәлән, Зәңгәр күлдә махсус турниклар урнаштырылачак. Әйтергә кирәк, бездә урам фитнесына өстенлек бирүчеләр өчен хактан да бөтен алшартлар тудырылган. Барып шөгыльлән генә! Нинди зур Чаллыда да хәтта махсус спорт мәйданчыклары юк икән.

Читайте на сайте