«БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК» җиңүчеләре билгеле [+ФОТОЛАР]
“Әлмәт таңнары” сайтында уздырылган «Бәхетле балачак» ахырына да якынлашты.
Анда барлыгы 38 конкурсант көрәште. Һичшиксез, аларның һәммәсе дә җиңүгә лаек. Әмма өч катнашучыбыз аеруча да үҗәт булып чыкты, алар соңгы минутка кадәр тавыш җыюдан туктамады. Нәтиҗәдә, өченче урынга Арсен Самматов лаек булды. Ул «i-dea» креатив магазины тәкъдим иткән өстәл уеннарыны ия булачак.
Икенче урынны Аделя Каримова яулады, аңа без гироскутерларда йөрү өчен сертификат тапшырдык.
Ә җинүче булып Айдар Каримов танылды. Аңа без бүләкнең иң олысын – “Леонардо” балалар өчен уен бүлмәсеннән сертификат бүләк иттек.
Җиңүегез белән сезне!