World News

Күршеләрен су бастырган егет ваннада үлгән

Дүртенче каттагы фатирдан су агып астагы катларны батырганнан соң кешеләр идарәче компаниягә һәм полициягә шалтыратканнар.

Бикле фатирны ватып ачып керсәләр, ванна эчендә 26 яшьлек егетнең үле гәүдәсенә тап булалар.

Фаразларга караганда, егет ваннада берничә сәгать яткан. Ул диабеттан интегә торган булган. Үлем сәбәбен экспертиза ачыклаячак. Бу хәл Чаллыда була.

Читайте на сайте