World News

Ачык тәрәзә бәласе: 4 яшьлек бала авыр хәлдә

Бу ялларда Алабугада 4 яшьлек кыз бала тәрәзәдән егылып төшкән.

Баланың әнисе ишегалдында булган. Бишенче каттагы фатирда калган бала ачык тәрәзә аша әнисен чакырырга теләгән – тәрәзә төбенә менгән һәм егылып төшкән. "Баланың хәле бик авыр, – дип бәя биргән табиблар. – Ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды". Баланың эчке органнарына зыян килгән – бавыры өзгәләнгән, башы бик нык имгәнгән.

Кыз имин гаиләдә яшәгән, диелә. Һәрхәлдә, гаилә исәптә тормаган. Шулай да, кайбер шаһитлар, әни кешенең фаҗига вакытында аек булмаганга охшаганлыгын әйткән.

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте