World News

Кызу көннәр чигенә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 31 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, 30 градустан да артып киткән кызу көннәр республикадан чигенә башлый. Иртәгә, мәсәлән, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

 

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 4-9, көндез 18 градус җылы булачак.

 

Казанда төнге сәгатьләрдә – 9, көндез 16 градус җылы булыр дип фаразланыла.

 

http://intertat.ru

Фотосы: photocentra.ru

Читайте на сайте