World News

Алда торган бәйрәм ялларына ачыклык кертелде

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алда торган җәйрәм ялларына ачыклык кертүне кирәк тапкан.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 12 нче июнь – Россия көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Быел 12 июнь – якшәмбегә туры килә һәм РФ Хезмәт кодексы нигезендә дүшәмбегә –13 июньгә күчерелә.

Шулай итеп, 2016 елда биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр 11,12, һәм 13 июнь көннәрендә ял итәчәк.

 

http://www.saby-rt.ru

Читайте на сайте