World News

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә кушылды

“ТАТМЕДИА” медиахолдингы игълан иткән әлеге акциядә катнашучылар саны буенча Әлмәт алдынгы урында бара. 

Аның кысаларында әлмәтлеләр быелның икенче яртыеллыгына якыннарын, әти-әниләрен яздырып, аларга бүләк ясый ала. “Әлмәт таңнары” газетасына барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә, С. Сөләйманова исемендәге китапханәдә, ТРның Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга була. Безнең газета белән ясалган фотоларыгызны #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей хештеглары белән социаль челтәргә урнаштыру хуплана. 

Читайте на сайте