Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә кушылды
Бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей республика акциясенә кушылып, тугыз басмага язылды.
Дүрт газет: "Заман сулышы", "Лениногорские вести", «Республика Татарстан» һәм «Российская газета»сын үз адресына, өч газетны туганы - Мәсхүт Исмәгыйлевка, «Салават Купере» һәм «Сабантуй» журналларын шәһәр советы депутаты буларак, 11нче татар гимназиясенә бүләк буларак яздырды.